«Халык күңелендә курай яңгырый» республика фестиваль-конкурсында катнаштылар
Район яңалыклары

«Халык күңелендә курай яңгырый» республика фестиваль-конкурсында катнаштылар

3 нче декабрь көнне райондашларыбыз Галимов Илсур һәм Галимов Илнур «Халык күңелендә курай яңгырый» республика фестиваль-конкурсында катнаштылар.

Бәйгене оештыручы –  Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте. Фестиваль Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде. 

"Укытучы-укучылар" номинациясендә (3 төркем) Галимов Илсур белән Галимов Илнур II дәрәҗә Лауреат Дипломына ия  булдылар һәм  истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. 


Нет комментариев