Озак еллар Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Миңнәхмәт Габдулла улы Вәлиуллинның вафатына бер ел тулды.
Әлеге уңайдан 25 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында аны искә алу чарасы булып үтте. Муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Мараков җитәкчелегендә узган чарада мәрхүмнең хезмәттәшләре, сыйныфташлары, гаиләсе, якыннары катнашты һәм чыгыш ясады.
Чыгышлар авыл үзешчәннәренең матур җырлары, аһәңле шигырьләре һәм дәртле биюләре белән үрелеп барды.
Чыгышлардан күренгәнчә, аны һәммәсе сагына һәм юксына. Әлеге чара турында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
0
0
Нет комментариев