Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле мәдәният сараенда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә» исеме астында төбәкара вокал фестивале узды.
Фестивальнең идея авторы - артистның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина.
Быел бәйгенең чикләре киңәйгән – 80нән артык катнашучы Башкортстан Республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән, Татарстан Республикасыннан һәм Пермь якларыннан үзләренең осталыкларын күрсәтергә килгән. Иң югары бүләкне - Гран-прины - Теләче районыннан Рада Әхмәтгаязова яулады!


Аның таланты жюри һәм тамашачыларның йөрәкләрен яулады! Шулай ук, Теләчедән "Наз" вокаль ансамбле һәм Әлфия Поташова 1 нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз!

Нет комментариев