Хезмәт ул - шатлык чыганагы
Район үзәк хастаханәсендә участок терапевты булып эшләүче Венера Гомәр кызы Хәбибрахманова бүгенге тәрҗемәи хәленә, ил - көн - алдында яулаган абруена фидакарь һәм намуслы хезмәт, матур мәгънәдә булган зур үҗәтлек һәм урау юллар аша килә.
Әле дә Галиҗәнәп - очраклык, ягъни 1985 елда Сабада үткәрелгән республикакүләм семинарга килгән табибә ханым үгетләве аша. Ул чакта Саба балалар консультациясендә шәфкать туташы булып эшләүче кызның күңеленә һич кенә дә табибә булу уе кереп тә карамаган була. Кунак ханым тыныч кына итеп: “Сеңлем, сезгә һичшиксез укырга, табибә булырга кирәк”, - ди аңа. Һәм шул сүз аңа канатлар куя да инде. Кем әйтмешли, җитә кала. Шул көннән башлап, ул табибә булу уе белән яши башлый… Ниһаять, берничә елдан һәм берничә омтылыштан соң (1986 - 1988 елларда) ул үзенә генә хас традицияләре, галимнәре, студентлары булган, данлыклы Казан дәүләт медицина институты студенткасы булу бәхетенә ирешә. Башта кичке бүлектә белем алса, соңрак, көндезге бүлеккә укырга күчә. Медицина өлкәсендә эшләп, яшәп дигәндәй, беркадәр тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе туплаган кызга институтта, аның да педиатрия факультетында белем алуы авыр булмый.
Туган йортыннан ул бик иртә, 1980 елда, Саба районының Сатыш урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлаганнан соң укырга, шәфкать туташы булырга дип чыгып китә. Барлык буын медикларына хас булганча, ул да Казан медицина училищесында төннәрен шәһәр хастаханәләрендә эшләп, кизү торып укый. Беренчедән, матди як кайгыртылса, икенчедән, бәһасез хезмәт тәҗрибәсе ала, кешеләр холкын өйрәнә. Медицина көллиятен тәмамлагач, ул бер ел Казан туберкулез диспансерында шәфкать туташы булып эшли. Монда да язмышларның төрлесе, “таш капчык”та ятканнарныкы белән танышырга туры килә. Институтта укыганда исә Казан хәрби госпитале аңа зур хезмәт, тормыш тәҗрибәсе бирә. Биредә ул операция шәфкать туташы буларак хезмәт куя. Интернатура курсларын исә Венера ханым тире һәм венерик авырулар буенча укып тәмамлый. Шул ук вакытта зур максатларга барганда йөрәк эшләрен дә читкә куеп торып булмый. Берничә ел очрашып йөргәннән соң авылдаш егете - Сәгыйть белән гаилә корып җибәрәләр. Яшәү урыны итеп, яңадан торгызылган Теләче районын сайлыйлар. Бер-бер артлы ир балалары Салават белән Рөстәм туа. Хәзер инде бу “балалар”ның үз балалары бар. Салават үзенә табиб һөнәрен сайласа, Рөстәм төзүче, әлеге тармакта тугрылыклы хезмәт куя. Шунысы сөенечле, ике улы да һәм аларның гаиләләре туган йорт юлына тузан төшермиләр. Венера ханым әйтүенчә, киленнәре дә кайнана туфрагыннан, сөйләшеп сүзләре бетми, серләре уртак икән. Шул ук вакытта кул кушырып утыручылардан да түгелләр, бакча хезмәтендә зур таяну ноктасы ди. Күмәк хезмәт шунысы белән ямьле.
Көләч йөзле, йомшак тавышлы Венера ханым зур хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган киң профильле табибә. Участок терапевты булудан тыш, тире һәм венерик авырулары табибәсе вазифасын да бердәй тигез алып бара. Кардиология тармагы да аңа яхшы таныш. Ихтыяҗ булганда, ул әлеге вазифада да хезмәт куя ала. Һәм район сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе. Сүз дә юк, җаваплы һәм зур хезмәт сорый торган вазифа. Ике ел инде ул әлеге иҗтимагый эшне алып бара. Табиблык һөнәренә генә түгел, әлеге вазифага да ул таләпчән карый, чараларны югары дәрәҗәдә оештыра, җәмәгать эшләрендә дә активлык күрсәтеп, хезмәттәшләре тәкъдим иткән һәр башлангычны хуплап ала. Электрон җиһазлар белән эшләүне дә җиңел үзләштерә. Фельдшер - акушерлар белән тыгыз элемтәдә тора. Монда да ул алтын уртаклык ягында.
Мин тынычлык, ике якны килештерү яклы. Юктан сүз ясап, “хаклык” эзләп йөрүчеләрдән түгелмен. Болай да тормышта гыйбрәт алырлык мисаллар аз түгел. Өстәвенә, Украинада барган махсус хәрби операция күңелне борчып тора. Болай да тырналган йөрәкне нигә тагын да ныграк җәрәхәтләргә инде?!
Эштән бушаган арада ул Саба районының Аккүл - Бигәнәй авылында, хәрәкәттә бәрәкәт дип, актив тормыш белән яшәүче, республиканың Атказанган укытучысы, әнисе Рәзинә апа (гомер буе авыл башлангыч мәктәбендә балалар укытты), бертуган апасы Дания (без аның Теләче урта мәктәбенең милли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән чакларын яхшы хәтерлибез, энесе Дамир үз гаиләсе белән Теләчедә яши, төзелеш, коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт куя) янына ашыга. Гомерен колхозда дәрәҗәле хезмәттә - токарь хезмәтендә үткәргән Гомәр ага күптән гүр иясе инде. Галиҗәнәп - очраклыктыр, икемеңенче елларда “Ватаным Татарстан” газетасы фотокорреспонденты Әкарам Шәфигуллин белән үзен фоторәсемгә дә төшерергә, аның намуслы һәм фидакарь хезмәтенә мәдхия җырлап, җылы, якты сүзләр белән текст та язарга насыйп булган иде.
-Туган нигезгә әни янына кайткач, бөтен арыганнар бетә, күңелдәге борчу - мәшәкатьләр кими. Без - апам, энем әлегә чиксез бай һәм бәхетле балалар. Чөнки әниебез исән - сау. Моның өчен Ходайга чиксез рәхмәтлебез. Җай чыккан саен хәлен белергә, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Аңа хәерле гомерләр телим, - диде әңгәмәдәшем әлеге бәхетнең чиксез булмавына басым ясап.
Хезмәтем буенча да, авырып китсәм дә, район үзәк хастаханәсенә еш керәм. Язмам героен күптәннән беләм. Табигатьтән бирелгән зирәклеге, ягымлылыгы, көләч йөзе һәм зәвыклылыгы белән олысын да, кечесен дә үзенә тартып тора. Тырыш хезмәте өчен бик күп бүләкләргә ия булды Венера Гомәр кызы. Аның ел саен Казанда үткәрелә торган медицина хезмәткәрләре көненә багышланган “Ел табибы - “Ак чәчәкләр” республиканың иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында катнашканы булды. Республика табиблары белән берлектә Израильдә тәҗрибә уртаклашу максатыннан катнашкан эшлекле сәфәр буенча да аның күңелендә якты хатирәләр генә саклана. Теләчегә кайтып эшли башлаганда таяну ноктасы булган табиблар - Илсур Галиуллинга, Ольга Ихсановага, Ирина Рачковага чиксез рәхмәтле ул.
“Алар мине эшкә кабул итеп алды, эшкә өйрәтте, яңа коллективка алып керде”, - ди ул алар хакында.
Үз эшенә мөккибән киткән Венера ханым турында кулында ут уйната, уңган да ул, булган да ул, һәр кешене сокландыра, үзенә тартып тора диләр. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Илгиз улы Галиуллин да әлегедәй фикердә.
“Хезмәткәрләребез барысы да мактауга лаек, тырышлар, үз эшләрен яхшы беләләр”, - ди ул.
Язмам герое: “Гаилә тормышыннан тыш, тагын нинди бәхетегез бар?” - дигән соравымны: “Шатланып эшкә бару, шатланып эштән кайту”, - дип җаваплады. Хезмәттә тапкан хөрмәт - нинди зур бәхет ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев