Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Җылы әңгәмә

Бүген мин бик матур ишек алдылы өй янына тукталдым һәм эчкә үттем. Ишекне ачуга, тәмле камыр ризыкларынын хуш исе борынга бәрелде. Хуҗалар ишек төбеннән үк сәләмләп, ачык, якты йөз белән, елмаеп каршы алдылар һәм мине түргә дәштеләр. Матур, якты, чиста, зәвыклы итеп җиһазландырылган өй эченнән нур бөркелә.

Мин бүген, Теләче районы Түбән Саурыш авылында яшәүче Миңневәли абый һәм Тәхия апа Хәйретдиновларда кунакта. Миңневәли абый белән Тәхия апа, икесе дә 1961нче елда дөньяга килгәннәр. Бергә Иске Икшермә авылында, бер класста белем алып, авылда калырга уйлашалар. Берсе комбайнёр, икенчесе икмәк пешерүче булып эшли. Авылның бик мәртәбәле кешеләре Миңневәли абый  әйт әле, Сезнең, Тәхия  апа белән дуслашуыгыз ничегерәк булды соң,? - дигәнгә, ул: -  Укуны бетергәч тә мине Армия сафларына хезмәткә алдылар һәм мин Афганистанга эләктем. Анда батальон обеспечениесендә груз ташыдым. Ни хикмәт, сугышта күпме иптәшләрем һаләк булды, ә миңа туган нигеземә исән-сау кайтырга насыйп итте. Шулай итеп Тәхия апаң белән икебез дә авылда калдык. Юлларыбыз, эшкә гел бергә йөргәндә очраша торган иде. Хәйран гына сөйләшеп йөргәч, берберебезгә ияләшеп киттек һәм мин бер көнне тәкъдим ясадым. Менә шулай тормыш итеп яшәвебезгә дә 21нче декабрьдә 41 ел була. 2 ул, 1 кыз үстердек. Олы малайга - 42, уртанчысына - 37, төпчек кызыбызга - 24 яшь, - дип горурланып сөйләде Миңневәли абый. Тәхия апа пекарняда 20 ел эшләгән, ә Миңневәли абыйның хезмәт стажы 40 ел Мин, 2 сәгать вакытны алар янында үткәргәнемне сизми дә калдым. Шундый җанлы, җылы әңгәмә булды, алар сөйләгәннәр гәҗитнең 4 битенә дә сыеп бетмәс иде. Күпме хатирә, истәлекле вакыйгалар, үзе бер китап язарлык. Әңгәмәбез ахырына якынлашты, ләкин хуҗалар мине җибәрергә ашыкмады. Кызлары Фирүзә дә, Казаннан, эштән ялга кайткан булып чыкты. Ул ресторанда пешекче булып эшли икән. Әңгәмәбез барышында, ул безгә бик күркәм кичке аш табыны әзерләп куйган иде. Өстәлдә нәрсә генә юк. Фирүзә пешергән гөбәдия, алма пирогы белән чәй эчтек. Миңневәли абыйның фирменный плауыннан да авыз итеп, зур рәхмәтемне җиткереп, кабат очрашырга язсын дип саубуллашып, клубыма эшкә ашыктым.

Фидания Абдуллина, Түбән Саурыш авылы клубы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев