Ышанычлы ир-егет
Район яңалыклары

Ышанычлы ир-егет

Данияс Әхәт улы Гайнетдинов “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгының “алтын баганалары”ның берсе. Нинди генә техникага утырмасын, комбайнда, тракторда “җырлап” эшли. Алар аның берничә. Эшләп кенә өлгер.

Авылда игенче - механизаторлар, белгечләр кытлыгы.  Шуңа да аңа елның - елында, сынатмасын белеп, урак чорында  “Акрос - 550” комбайнын ышанып тапшыралар. 2015 елга кадәр ДОН - 1500 комбайнында хезмәт куйды. Данияс быел да күпләрне көнләштереп эшләде. Һәм ширкәт комбайнчылары арасында гына түгел, районныкылар арасында да алдынгы урынга чыкты. Бу шушы класс комбайннарда эшләүчеләр арасында яхшы күрсәткеч. Комбайннан бушаган арада Данияс МТЗ-1221 тракторында эшли. Иске Җөри урта мәктәбен тәмамлаган Данияс хезмәт юлын ”Баландыш” совхозында  механизатор буларак, чылбырлы ДТ - 75 тракторында эшләп башлый. Армия сафларыннан кайткач та, читкә китүне кирәк дип санамый, туган авылында төпләнеп кала. Соңрак, Мәшүдә исемле кыз белән гаилә корып җибәрә, яңа йорт җиткерәләр. Яңа нигездә, дус - тату гаиләдә ике егет - Алмаз белән Айзатны тәрбияләп үстерәләр. Ишле гаиләдә туып үскәнгәдер, Данияс башкалардан туган җанлы, ярдәмчел, кешелекле һәм табигать җанлы булуы белән аерылып тора. Гомумән, Әхәт абыйның башка балалары - Әнәс, Әсгать, Данил, Фәнүзә һәм Фәһимгә дә хас сыйфтлар бу. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр диелә халкыбыз әйтемендә. Боларга әле әти - әниләре кебек тырыш булуларын да өстәргә кирәк.

Фәнил Нигьмәтҗанов.


Нет комментариев