Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Зәвыклы мирас: милли кухня дөньясына сәяхәт

Бүген, 22 июль көнне, Үзәк бистәсендә «Татнефть» компаниясе гранты белән хупланган, «Милли кухня традицияләрен торгызу - мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл» проекты кысаларында чираттагы осталык дәресе узды.

Әлеге дәрес балалар өчен милли кухня дөньясына мавыктыргыч сәяхәт булды. Алар төрле – төрле камыр ашларын, безнең танылган якташыбыз, аш – су остасы Юныс Әхмәтҗанов китапларыннан танып белделәр. Өстәл бизәү (сервировка) серләренә төшенделәр.

 Үзенә генә хас үзенчәлекләре белән татар милли кухнясы халык мәдәниятенең иң төп элементларының берсен тәшкил итә һәм бүгенге осталык дәресендә, район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әнисә Туктамышева үсеп килүче буынга әлеге мәдәни мирасның нечкәлекләрен өйрәтте. Башка халыкларныкы кебек, татар кухнясы да көндәлек һәм бәйрәмчә төргә бүленә. Соңгысы, аерым бер символик мәгъәгә ия булып, ризыкларның төрлелеге һәм этикетка зур игътибар бирелү белән аерылып тора. Бүген балалар бәйрәм табынына наинди ризыклар куелуы һәм өстәл артында үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен дә өйрәнделәр.  

Милли ризыкларны әзерләү, аларны матур итеп табынга куя белү билгеле бер тәҗрибә һәм иҗади якын килүне сорый. Халкыбызның милли кухнясы кабатланмас колорит, кунакчыллык һәм ризыкларны матур итеп бизәү белән аерылып тора. Балаларыбызга әлеге матурлыкны күрә белергә һәм тормышта кулланырга өйрәтү бик кирәк.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев