Светофор балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерәчәк
Реклама

Светофор балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерәчәк

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик атна кысаларында Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән чара узды.

Чарада  катнашучы һәр бала зур светофор булдыруга үз өлешен кертте: кемдер детальләрне кисеп алды, кемдер төсле элементларны ябыштырды. Эш барышында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен үстереп кенә калмадылар, бер-берсе белән аралашырга да өйрәнделәр. 

 Хәзер үз куллары белән булдырылган светофор балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерәчәк.


Нет комментариев