Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гүзәл Идрисованың яңа клибы тамашачыны елатты

Җырчы Гүзәл Идрисованың өр-яңа клибы табадан төште. Клип Илназ Баһның Казанда узган "Серле мөгез" концертында тәкъдим ителде һәм ул беркемне дә битараф калдырмады... "Нигә икән, нигә шундый без?" исемле җырга төшерелгән клипта Г.Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин төште. Аның уйнавын яратам, кеше буларак та бик хөрмәт итәм....

Җырчы Гүзәл Идрисованың өр-яңа клибы табадан төште. Клип Илназ Баһның Казанда узган "Серле мөгез" концертында тәкъдим ителде һәм ул беркемне дә битараф калдырмады...

"Нигә икән, нигә шундый без?" исемле җырга төшерелгән клипта Г.Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин төште. Аның уйнавын яратам, кеше буларак та бик хөрмәт итәм. Алай гына да түгел, алар - безнең гаилә дуслары. Клибымда дәрәҗәле актерның уйнавы турында күптәннән хыяллана идем. Рамил абыйның каршы килмәвенә мин бик шат, аңа зур рәхмәтемне белдерәм. Клипны Бал&Май Продакшн төшерде", - дип сөйләде Интертатка Гүзәл Идрисова.

Җырның сүзләре, клипның сюжеты шулкадәр бүгенге заманга туры килә ки, тамашачы аны күз яшьсез карый алмады.

http://intertat.ru/sozial-chelter-joldyzlari/g-z-l-idrisovany-ya-a-kliby-tamashachyny-elatty/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев