Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

1 апрельдән пенсияләр арта

1 апрельдән кайбер татарстанлыларның пенсияләре артачак, бу кемнәргә кагыла - «Татар-информ» материалында.

1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8% ка индексацияләнәчәк. Социаль пенсияләр берничә юнәлештә билгеләнә: картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту, шулай ук ятим балаларга. Картлык буенча пенсия иминият пенсиясе билгеләнмәгән гражданнарга түләнә. Аны алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы кирәк.

Индексация автомат рәвештә башкарылачак. 2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме 9 424,1 сум тәшкил итәчәк. Әгәр бу түләү бердәнбер керем чыганагы булып хезмәт итсә, пенсионерга яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр социаль өстәмә билгеләнә. Татарстанда быел ул 16 098 сумга тигез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев