Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

1 гыйнвардан россиялеләрнең паспортында яңа тамга барлыкка киләчәк

Киләсе ел башыннан россиялеләрнең паспортларында бердәм федераль мәгълүмат регистры номеры турындагы тамга барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә “Парламентская газета”.

Ул кешегә үз шәхесен һәм шәхси мәгълүматларны раслауны мөмкин кадәр җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта “РИА Новости”га Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты башлыгы урынбасары Каплан Панеш хәбәр иткән.  Аның сүзләренчә, яңа билге үз шәхесен дистанцион һәм куркынычсыз рәвештә расларга мөмкинлек бирәчәк. Сүз төрле хәлләр турында бара – пособиеләрне рәсмиләштерүдән алып милек хокукларын теркәүгә кадәр. ИГ ЕРН мондый ситуацияләрдә элегрәк кулланылган салым түләүченең идентификация номерын алыштырачак (ИНН). 

Документка тамга кую өчен гражданинга ел башыннан паспорт белән МФЦга яки Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча якындагы баш идарә бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. 

Аның барлыкка килүе белән кирәкле түләүләрне рәсмиләштерү өчен белешмәләр җыюга вакыт шактый кыскарачак, дип билгели депутат. Ул билгене бары тик теләге булганнарга гына генә куячаклар. Паспортында ИНН номеры куелганнарга мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ул гамәлдә булып калачак, дип ачыклык кертә Панеш.

 

Чыганак: https://shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев