Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

-11 градуска кадәр суыта, явым-төшем көтелми

Бүген, 8 декабрьдә, Татарстанда һава торышы шартлары үзгәрү, шул исәптән температура фоны түбәнәю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртән төбәктә бераз, ә урыны белән уртача җепшек кар һәм карга әйләнүче яңгыр яву дәвам итәчәк. Көндез явым-төшем булмый.

Секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Юлларда кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда, көчле бозлавык барлыкка киләчәк.

Көннең якты вакытында һава температурасы Татарстанда -3..-8 градус, республиканың төньяк районнарында -6..-11 градус, ә ТР башкаласында -5..-7 градус булачак.

Чыганак: https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев