2026 елда яшәү минимумы күпме булачак?
Татарстанда киләсе елга яшәү минимумы күләме билгеләнде. 2026 елда ул халыкның төрле категорияләре өчен нинди булачак - «Татар-информ» материалында.
Яшәү минимумы - кешенең төп тормыш ихтыяҗларын каплау өчен кирәкле тиешле сумма. Гади итеп әйткәндә, бу икмәк, сөт, шикәр, май, яшелчә һәм җиләк-җимеш кебек кирәкле азык-төлек продуктларын сатып алырга, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләрне дә кертеп, төп хезмәтләргә түләргә мөмкинлек бирә торган минималь керем.
Яшәү минимумының зурлыгына социаль пособиеләр, стипендияләр һәм кайбер башка түләүләр күләме бәйле. Ул халыкның төрле төркемнәре өчен аерым билгеләнә, чөнки өлкәннәрнең, баланың һәм пенсионерның ихтыяҗлары сизелерлек аерыла.
Яшәү минимумы күләме ел саен яңадан карала һәм алдагы ел күрсәткеченнән түбәнрәк була алмый. Һәр регион аны мөстәкыйль рәвештә, үзенең социаль-икътисадый шартларыннан чыгып билгели. 2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда яшәү минимумы 1 025 сумга артачак, ул 16 098 сум тәшкил итәчәк.
2026 елга Татарстанда гомуми яшәү минимумы - 16 098 сум;
хезмәткә сәләтле яшьтәге гражданнар өчен - 17 547 сум;
пенсионерлар өчен - 13 844 сум;
балалар өчен - 15 615 сум булачак.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев