Бүген, «Корстон» үзәгендә, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» советы утырышы барышында, совет рәисе Васил Шәйхразиев 2026 елны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышларга тәкъдим итте.
«Безнең Тукайга - 140 яшь. Безнең тәкъдимне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Без әлбәттә башка шәхесләргә дә игътибар бирәчәкбез, барлык юбилярларны билгеләп үтәчәкбез һәм төрле чаралар үткәрәчәкбез», - дип ассызыклады ул. "Милли шура" әгъзалары бу фикерне бертавыштан хуплады.
Чыганак: татар информ
Нет комментариев