Җәяүләп Казахстанга киткән
Танылган Казан блогер-сәяхәтчесе Никита Кузнецов яңа сәяхәткә кузгалды. Бу юлы аның максаты – Казахстан, төгәлрәге, Алмата шәһәренә барып җитү.
Маршрутның гомуми озынлыгы өч мең чакрым чамасы тәшкил итә, ә Кузнецовның үзе белән авырлыгы 17 килограмм булган рюкзак.
Исегезгә төшерәбез, үзенең алдагы сәяхәтен – Иерусалимга баруны – ул узган елның декабрендә тәмамлаган иде.
9 майда старт алган яңа маршрутның беренче көннәре җиңел булмады. Сәяхәтченең беренче төнендә кыраулар була, шуңа күрә палаткада түгел, ә юл буендагы кунакханәдә йокларга туры килә. Ике көндә ул 58 километр юл үтә.
План буенча Кузнецов юлның алтынчы көнендә Яр Чаллыга барып җитәргә тиеш, шуннан соң Уфага юл тотачак. Ахыргы нокта – Алмата. Сәяхәтче үзе бу юнәлешне халыклар арасында үзара аңлашуны ныгыту өчен сайлавын әйтә.
Чыганак: казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев