Казанда чит ил машинасы йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә бер кызны бәрдергән.
Казанның 8 Март урамында Nissan автомобиле йөртүчесе, алдан, уңга борылганда юл бирмәгән һәм җәяүлеләр кичүендә 28 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Зыян күрүчене ашыгыч медицина ярдәме автомобилендә ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр.
Чыганак:татаринформ.
Нет комментариев