Алексеевск - Әлмәт трассасын  яптылар
В республике

Алексеевск - Әлмәт трассасын яптылар

Һава шартлары начарлану сәбәпле, 15.00 сәгатьтән Алексеевск - Әлмәт түләүле трассасында барлык транспорт төрләре өчен дә хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Чикләүләр һава шартларын тотрыкландыруга һәм трассада вәзгыятьне яхшыртуга кадәр гамәлдә булачак.

Алексеевск - Әлмәт   Шәле (М7) - Баулы (М5) юлына керә. Участокның озынлыгы - 145 км. 

Чыганак:татаринформ


Нет комментариев