Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Авыл халкы өчен нинди штрафлар бар?

Штрафлар мәсьәләсе республика күләмендә ничек контрольдә тотыла? Алардан чыннан да куркасымы? Әлеге сорауларга Татарстан Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте җавап бирә.

Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә тышкы төзекләндерү өлкәсендә бердәм һәм башкару өчен мәҗбүри булган таләпләрне билгели торган Тышкы төзекләндерү кагыйдәләре расланган һәм гамәлдә, дип аңлаталар министрлыкта.

Анда бина, торак йортларны, алар урнашкан җир кишәрлекләрен карап тотуга, диварлар һәм коймаларның торышына бәйле таләпләр, җыештыру эшләре тәртибенә бәйле кагыйдәләр дә бар. «Тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, ТРның Административ хокук бозулар кодексы (алга таба Кодекс) белән берлектә административ җаваплылык каралган. Шул рәвешле, Кодексның 3.6 маддәсе нигезендә, торак пункт һәм шәһәрләрдә калдыклар белән эш итү һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, штраф рәвешендәге административ җаваплылык яный. Аның күләме гражданнарга – 2–3,5 мең сум, вазыйфаи затларга – 15–30 мең сум, юридик затларга 200–500 мең сум тәшкил итә. Законны икенче кабат бозганда, штраф күләме арта. Кодекста башка төр хокук бозулар өчен дә җаваплылык каралган.

Шул исәптән, 3.17 маддә нигезендә, транспорт чарасын торак пункттагы яшелләндерелгән территорияләрдә (газон, чәчәк бакчалары, табигый үсемлекләр), балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны йөртү урыннарында, йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданнарында калдырырга ярамый. Моның өчен гражданнарга – 2–3,5 мең сум, вазифаи затларга – 5–20 мең сум, юридик затларга 50–100 мең сум күләмендә штраф яный.

«Татарстанның барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында административ комиссияләр гамәлдә. Административ эшләрне алар тикшерә һәм хокук бозу очрагыннан чыгып, кисәтү яки штраф билгели. Кодекс нигезендә, җирле үзидарә башлыкларына да административ хокук бозу турында беркетмә төзү хокукы бирелә», – диелә министрлыкның матбугат хезмәте биргән аңлатмада.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/05/170178/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев