Бала тугач бирелә торган акча арта
Татарстанда авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда даими яшәүче яшь аналарга, бала туганда түләү суммасын икеләтә арттырырга планлаштыралар. Бу коррупциягә каршы экспертиза уза торган ТР Министрлар Кабинеты карары проектыннан күренә.
Документ нигезендә, бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен республикада яшәүче ике категория хатын-кызлар ала алачак. Авыл җирендә кимендә өч ел яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар беренче бала туганда 100 мең сум алачак. Элегрәк бу сумма 50 мең сум тәшкил иткән.
Шулай ук авыл җирлегендә кимендә өч ел даими яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен өченче һәм аннан соңгы бала туганда 100 мең сум күләмендә түләү билгеләнгән. Аны 200 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәләр.
Чыганак: бизнесонлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев