Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Бала тугач бирелә торган түләү арта

Балалы гаиләләргә бала туганда яки уллыкка алганда бер мәртәбә түләү ярдәм итү чараларының берсе булып тора. 1 февральдән әлеге түләү күләме 5,6% ка индексацияләнәчәк. Татарстан халкы нинди суммага өмет итә алачак - бу хакта «Татар -информ» материалында.

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне барлык гаиләләр дә ала. Ата — аналарның статусы мөһим түгел: алар рәсми рәвештә эшкә урнашырга, үзләре өчен эшләргә, эшсез булырга яки ИП буларак теркәлергә мөмкин-моннан пособие суммасы үзгәрми. 

2026 елның 1 февраленнән бала туганда түләү индексацияләнәчәк һәм якынча 1,5 мең сумга артып, 28,5 мең сумга җитәчәк. Әгәр берьюлы ике яки аннан да күбрәк бала дөньяга килсә, пособие һәр сабыйга аерым билгеләнә.

Түләүләрне биологик ата-аналар гына түгел, ә аларны алмаштыручы затлар: уллыкка алучылар, опекуннар һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар да ала ала. Уллыкка алучылар өчен кайбер ситуацияләрдә югары суммалар каралган. Мәсәлән, инвалид баланы, сигез яшьтән өлкәнрәк баланы яки берьюлы берничә абый-апа булган баланы уллыкка алганда, 1 февральдән түләү күләме 217 мең сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, балалы гаиләләргә ярдәм «Гаилә»милли проекты кысаларында башкарыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев