Балык тоту буенча тыюлар кертелә
Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Уылдык чәчү» операциясе башлана. 25 апрельдән 5 июньгә кадәр республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгы тулысынча тыела.
Һәвәскәр балыкчыларга бер генә кармак кулланырга (ике кармактан артык түгел) рөхсәт ителә, дип хәбәр иттеләр ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.
Беренче кварталда инспекторлар тыелган 1 453 балык тоту коралын тартып алган. Сулыкларда ел саен популяцияне торгызу өчен 400 000 нән артык ясалма оя урнаштыралар.
Чыганак:тнв
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев