Бастрыкинга төзелештә җәрәхәтләнгән татарстанлы турында хәбәр итәчәкләр
Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга Татарстанда төзелештә хезмәткәрнең имгәнүе турындагы эш буенча хәбәр итәчәкләр. Зыян күрүче хастаханәдә комада булган. Туганнары әйтүенчә, хастаханәгә илтәсе урынга җитәкче ир-атны өенә алып кайткан, имгәнү җитди түгел дип санаган. Сәңыннан ул үлгән.
Хәзер җинаять эше кузгатылган, тикшерү үткәрелә. Докладны Бастрыкинга Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марсель Дулкарнаев тәкъдим итәчәк, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев