Бер эшсезгә 14 вакансия туры килә
Республикада хәзер 50 меңнән артык буш эш урыны бар, ә рәсми рәвештә эшсезләр - нибары 3,7 мең кеше. Бу хакта KazanForum форумында Татарстанның Хезмәт министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Аның сүзләренчә, эш эзләүче һәркемгә 14 вариант тәкъдим итә ала. Соңгы атнада 1,5 мең яңа вакансия ачылды. Эшсезләрне эшкә урнаштырып кына калмыйлар, укырга да булышалар — яңадан укыту, квалификация күтәрү, икенче һөнәр тәкъдим итәләр.
Инвалидларны эшкә алучы компанияләр субсидияләр ала - өчтән алып алтыга кадәр МРОТ.
Шулай ук Дәүләт башка төбәкләрдән эшчеләр яллаучыларга ярдәм итә. Узган ел мондый ярдәмнән сигез компания файдаланды, быел башыннан — инде җидесе.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев