«Бернадетт » циклоны Татарстанга яңгыр һәм яшен китерде. Казанда яңгыр иң күбен Идел буе районындпа яуган, Оренбург трактында яңгырга көчле җил өстәлде. Яшел Үзәндә юлларны су баскан.
Татарстан Гидрометүзәгенең метеопрогнозлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина сүзләренә караганда, якын көннәрдә һава торышы үзгәрмәячәк: яңгырлар, урыны белән көчле, яшенле яңгырлар көтелә, кайбер районнарда боз һәм җил секундына 15 метрга кадәр җитә. Көндезге температура – +19дан +25 градуска кадәр.
Чыганак:тнв
Нет комментариев