Татарстанда ТР Дәүләт комитеты мотопаркын яңарттылар: ведомство 74 кар мотоциклы һәм 16 чана алды. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Техниканы биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков тапшырды.
«Республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Рәис Миңнехановка зур рәхмәт. Ышанам, техникалар таләпләргә туры китереп дөрес эксплуатацияләнәчәк, нәтиҗәләребезне яхшыртып, нәтиҗәле һәм сыйфатлы итеп эшләячәк ", - дип белдерде ул.
Яңа чаналар һәм кар машиналары уникаль табигый территорияләрне һәм аларда яшәүчеләрне ышанычлырак якларга, популяцияләрне саклау һәм яңадан җитештерү бурычларын, аларның санын мониторинглау, шулай ук хокук бозучыларга каршы көрәш бурычларын нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Чыганак: татаринформ.
Нет комментариев