Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Биш мең кешегә автомат рәвештә картлык буенча пенсия билгеләнгән

Пенсия нинди ысул белән китереләчәк – һәркем үзе сайлый.

Быел  5560 татарстанлыга картлык буенча пенсия автомат рәвештә билгеләнгән. Моның өчен шәхси гариза бирергә һәм белешмәләр җыярга кирәкми. Мәгълүматны «Госуслуги» порталында шәхси исәп-хисап счетында тикшерү дә җитә. Белешмәләрне тикшергәннән соң теләүчеләр автомат рәвештә билгеләнергә ризалыгын раслый алалар, бу хакта хәбәр татарстанлының шәхси кабинетына киләчәк. Пенсия нинди ысул белән китереләчәк –  банк яки почта бүлеге аша – һәркем үзе сайлый.

- Без дәүләт хезмәтләрен мөмкин кадәр уңайлы һәм тизрәк итәргә омтылабыз. Пенсияне автомат рәвештә билгеләү – мондый алымның ачык мисалы. Гражданинга клиент хезмәтенә килү һәм документлар җыю өчен вакыт сарыф итәргә кирәкми. Үз ИЛС мәгълүматларын тикшерү дә җитә һәм пенсия берничә сәгать эчендә рәсмиләштереләчәк, –  дип шәрехләде Россия социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Вечерняя Казань.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев