Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Бозга керү куркыныч

Татарстан чиге буенча Идел елгасы боз белән каплана башланды. Бу хакта «ТР Флот» АҖ матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Шул ук вакытта суднолар йөреше компаниясендә бозга чыгуның яшәү өчен куркыныч  булуын искә төшерделәр. 

Беренчедән, бозның калынлыгы  төрле җирдә төрлечә,  һәм аның ныклыгын визуаль рәвештә билгеләү мөмкин түгел. Икенчедән, беренче һәм соңгы бозлар аеруча курныныч, чөнки алар бик  аз калынлыкта, дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә.

Татарстанда салкын кыш узган атна башында аномаль җылылыкка алмашка килде. Бүген көндезһәм кич белән республикада  көчле буран көтелә.

Казан - Югары Ослан паром кичүе  үзенең эшен 10 декабрьдә туктатты. Боз тиешле калынлыкка җиткәч, ул эшчәнлеген кышкы режимда яңартачак.

Чыганак:татаринформ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев