Бүген +1 градуска кадәр җылы булачак
В республике

Бүген +1 градуска кадәр җылы булачак

Бүген, 18 декабрьдә, циклонның җылы секторы тәэсире нәтиҗәсендә Татарстанда температураның тагын да күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез секундына 6-11 метр тизлектәге көньяк һәм көньяк-көнбатыш җилләре урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 14 м/с кадәр генә). Юлларда бозлавык. Тәүлекнең якты вакытында һава -3, +1 градуска кадәр җылыначак. 

Чыганак: татаринформ.


Нет комментариев