Бүген төнлә Казанда да «Хәтер шәме » акциясе узды
Бүген төнлә Татарстан башкаласында «Хәтер шәме» патриотик акциясе узды. МГЕР төбәк бүлеге җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов билгеләп үткәнчә, акция Хәтер һәм кайгы көненә багышланган.
"1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать дүрттә Бөек Ватан сугышы башланды. Бу безнең илнең барлык халкы өчен фаҗигале дата. Һәм бүген иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шул исәптән Без, Яшь гвардия, «Хәтер шәме» акциясен оештырабыз», – дип белдерде ул.
Акциянең асылы Горький паркындагы Мәңгелек уттан кулларына кабызылган лампадалар тотып Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына җәяү узудан гыйбарәт. Җиңү паркында бу лампадаларны куеп, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев