Бүгеннән «Чыршы» операциясе башлана
Бүгенге көннән алып 31 декабрьгә кадәр Татарстанда «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында ведомствоара «Чыршы» профилактика операциясе уза, аның максаты – Яңа ел алдыннан ылыслы урман агачларын саклау.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман агачларын законсыз кискән өчен 3 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф каралуын искә төшерәләр. Вазыйфаи һәм юридик затлар өчен ул югарырак – 20 дән 40 меңгә кадәр һәм 200 дән 300 мең сумга кадәр. Шул ук вакытта, әгәр табигатькә килгән зыян 5 мең сумнан артыкка бәяләнсә, хокук бозучыга РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный.
«Штрафтан тыш, хокук бозучы урман хуҗалыгына китерелгән зыянны да капларга тиеш. Компенсация суммасы индивидуаль исәпләнә һәм агач токымына, аның үсү урынына һәм урманнарны яклау категориясенә бәйле», - дип аңлаттылар ведомствода.
Урман законнарын бозу очраклары турында 8-800-100-94-00 һәм 8-843-221-37-95 телефон номерлары буенча хәбәр итәргә була.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев