2026 елның кышкы каникуллары соңгы 12 елда иң озыны булачак
2026 елда Татарстан халкы һәм барлык россиялеләр өчен яңа ел бәйрәмнәре рекордлы 12 көн дәвам итәчәк - 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр.
Мәктәп каникуллары өчен дә шундый ук график булачак – укуга бары тик дүшәмбе, 12 гыйнварда барачаклар.
Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб билгеләп үткәнчә, соңгы 12 елда бәйрәм ялы 10-11 көннән артык булмаган.
Быел бәйрәм алды атнасы да кыска булачак: дүшәмбе һәм сишәмбе генә тулы эш көннәре, ә чәршәмбе көнне, 31 декабрьдә, озын каникуллар башлана.
Чыганак: нтр24
Нет комментариев