«Чаллы - Зәй» трассасының 11 нче чакрымында юл һәлакәте була - пассажирлар утырган автобус әйләнә. Ачыкланганча, салонда 10 кеше булган.
Һәлакәт картинасы шундый: 20 яшьлек BMW йөртүчесе Fiat Ducato автобусы белән бәрелешкән, тегесе кюветка төшкән һәм ауган. 2 кеше зыян күргән. Аларны Чаллыда Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.
Һәлакәт урынында янгын сүндерүчеләр, ГАИ хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм эшли.
фото: Госавтоинспекция Татарстана
Нет комментариев