Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Чистай кешесендә наркотик тапканнар

Чистай районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге оперуполномоченныйлары белән берлектә, Энгельс урамында бер автомобильне туктатканнар.

Чистай районы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар 40 яшьлек машина йөртүчедә  билгесез матдә салынган пакет тапканнар. Экспертиза күрсәткәнчә, алынган наркотик чара мефедрон булган. Матдәнең гомуми массасы 1,98 грамм тәшкил иткән. Моннан тыш, тикшерү барышында тоткарланучының машина белән наркотик кулланган хәлдә идарә иткәнлеге ачыкланган.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан «наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын сату максатыннан башка законсыз сатып алу, саклау, ташу, җитештерү, эшкәртү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 Хокук саклаучылар гражданнарны наркотикларның законсыз әйләнеше очраклары турында кизү часте телефоннары яки Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны: 291-20-02 аша хәбәр итәргә чакыра.

Чыганак:чистайинформ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев