Чит кешенең телефондагы язышуын фотога төшергән өчен дүрт елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр
Чит кешенең смартфонда хат язышуын һәм шундагы сурәтләрне фотога төшергән яки тараткан өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Бу хакта юридик фәннәр докторы Людмила Айвар сөйләгән.
Аның сүзләренчә, әгәр кеше шәхси файдалану яки тарату өчен телефонны фотога төшерсә яки видео яздырса, аның өчен җаваплылык карала. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, әгәр суд таратылган материалда намус, абруй кимсетелү билгеләрен күрсә, мораль зыянны да капларга туры киләчәк.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев