Читтән хайваннар кертүне тыйдылар
Татарстанда, нәселле хайваннардан тыш, барлык төр хайваннарны кертүне вакытлыча тыйдылар. Чикләүләр махсус боерыкка кадәр гамәлдә булачак.
Карарны республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышында кабул иттеләр, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев ассызыклаганча, Хайваннарда йогышлы авырулар республика икътисадына куркыныч тудыра һәм предприятиеләргә һәм хуҗалыкларга җитди зыян китерергә мөмкин.
Чыганак: новости татарстана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев