Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге башлыгы ришвәт өчен кулга алынды
Татарстанда Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе һәм Россия Федераль иминлек хезмәте идарәсе хезмәткәрләренең уртак гамәлләре белән Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге башлыгы кулга алынды. Аннан ришвәт алуда шикләнәләр.
"Татар-информ" га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, агымдагы елның маенда 49 яшьлек ир-ат һәм башка (исемнәре әле билгеле түгел) инспекция хезмәткәрләре 150 мең сум акча алганнар. Бу акчага алар бер эшмәкәргә законда билгеләнгән тәртипне узып, алкоголь әйләнешенә лицензия алырга ярдәм итәргә вәгъдә иткәннәр.
Тоткарланучыга карата "Башлангыч килешү буенча бер төркем затлар тарафыннан зур күләмдә ришвәт алу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев