Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Декабрь аенда еш очрый торган штрафлар исемлеге

Юлларда игътибарлы булыгыз!

Пычрак номер яки фаралар.
Декабрь башында карлы яңгырлар, пычрак юллар аркасында машинадагы дәүләт номеры укылмаска мөмкин. Закон буенча, караңгы вакытта 20 метр аралыктан алгы йә арткы номердагы бер генә хәреф йә сан укылмаса да, кагыйдә бозу булып санала. Моның өчен 500 сум штраф яный. Начар һава торышында фаралар пычранса да, 500 сум штраф каралган.

Автомобильгә гирлянда элү.
Яңа ел алдыннан шоферлар арасында машина бизәү гадәте бар. Гадәттә, автобус, фураларны бизиләр. Куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлгәндә, моның зыяны юк. Әмма яктырта торган җайланмалар көзгеләрне, алгы тәрәзәне капларга тиеш түгел. Кагыйдә бозган өчен, 500 сум штраф язачаклар.

Юлдагы сызыкларны күрмәү.
Асфальтка кар ятса, андагы сызыклар, билгеләр күренми. Әмма бу штрафтан коткармый. Тоташ сызыкка ялгышып чыккан өчен дә 750 сум штраф яный. Кар яугач, газон үскән зоналарны да белеп булмый. Әмма кармы, түгелме, газон зонасында машинаны калдырган өчен, 2500 сум штраф яный.

Чыганак: ирекмәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев