Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Дүрт млн сумнан артык бурычлы машина йөртүчене тоткарлаганнар

Казанда Дәүләт автоинспекциясе һәм суд приставлары хезмәткәрләренең уртак рейды вакытында дәүләт алдында зур бурычлары булган машина йөртүчене ачыклаганнар. Бурычларның гомуми суммасы 4 миллион сумнан артып киткән булган.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 47 яшьлек кешене штрафлар түләүдән качып йөрүче автомобильчеләрне тикшерү барышында туктатканнар. Юл штрафлары буенча гына да ир-ат 45 мең сумга якын бурычы булган. Алга таба хәлләрне ачыклаганда, машина йөртүченең башка түләнмәгән йөкләмәләре дә бар икән, шуның аркасында гомуми бурыч 4 миллион сумнан артып киткән. Хокук бозучы машинасы кулга алынган һәм махсус штрафстоянкага җибәрелгән. Бурычны алга таба түләтү законда билгеләнгән тәртиптә узачак.

Чыганак:челнытв

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев