Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Ел башыннан Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә биш бала-пассажир һәлак булган

Ел башыннан Татарстан юлларында бала-пассажирлар катнашында 69 юл-транспорт һәлакәте булган.

Гомумән алганда, 5 бала һәлак булган һәм 81е җәрәхәтләнгән. 9 юл-транспорт һәлакәтен балаларны йөртү кагыйдәләре үтәлмәгән, дип хәбәр итә республиканың Дәүләт автоинспекциясе.

Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау өчен Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 14 июльдән 24 июльгә кадәр тиешле рейдлар үткәрә.

Дәүләт автоинспекциясе 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең теләсә кайсы утыргычында, шулай ук 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта йөрткәндә махсус балалар иминлеге кәнәфиен куллану кирәклеге турында искә төшерә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен куркынычсызлык каешын куллану мәҗбүри.

Бу кагыйдәләрне бозган очракта 3000 сум күләмендә штраф каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар автокреслоларыннан дөрес файдалану юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем куркынычын сизелерлек киметә: сабыйлар өчен 70 процентка һәм кече яшьтәге балалар өчен 54-80 процентка.

Чыганак: https://shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев