Эштән азат ителгәннәр реестрында Татарстаннан 22 түрә бар
Татарстанда 22 түрә ышанычны югалту сәбәпле эштән куылганнар реестрында санала. Бу хакта «Татар‑информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша хәбәр итте.
"Ачык чыганакларда ышанычны югалту буенча эштән азат ителгәннәр Реестры урнаштырылган. Бүгенге көндә анда 22 түрә бар. Алардан сигез кеше 2025 елда безнең тикшерүләр нәтиҗәләре буенча эштән азат ителде. Ел саен безгә эләгә торган 18 мең белешмәнең якынча 3% нар тәртип бозулар ачыклана. Ел саен безнең идарә тарафыннан гына да 50дән 70кә кадәр коррупциягә каршы тикшерү үткәрелә", - дип сөйләде Равия Шрша.
Ул дәүләт хезмәткәрләре ышанычны югалту буенча эштән куылганнар реестрында биш ел дәвамында кала, дип ачыклык кертте. Шушы срок тәмамланганнан соң алар исемлектән төшереп калдырыла һәм яңадан дәүләт органнарында эшләргә дәгъва итә алалар.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев