«Эзләдем, бәгьрем, сине» җыры авторы Сәйяр Хәбибуллин вафат
96 яшендә композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллин вафат булды. Бу хакта республиканың Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.
Сәйяр Хәбибуллин җитмештән артык лирик әсәр авторы буларак билгеле. Аның җырларын татар эстрадасы легендалары — Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов башкарды. Бүген аның җырлары Идрис Газиев, Роза Хәбибуллина, Илһам Вәлиев, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар башкаруында яңгыравын дәвам итә.
Сәйяр Хәбибуллин – Казан консерваториясен тәмамлаган, Бөек Ватан сугышында катнашкан. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Аның «Кыңгырау моңы», «Казан кызы», «Үз каеннарым» һәм «Эзләдем, бәгрем, сине» кебек җырлары татар эстрадасының классикасына әверелде. Композитор белән хушлашу 25 мартта Казанда булачак.
Чыганак: кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев