Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Файдаланылмаган ял: акчалата компенсация кемгә тиеш?

Кагыйдә буларак, Татарстанда эшләүчеләр 28 көнгә ялга китү мөмкинлегенә ия. Аерым очракларда еллык түләүле отпускның дәвамлылыгы күбрәк булырга мөмкин. Кулланмаган отпуск булган очракта, хезмәткәргә нинди компенсация каралган, шулай ук мондый түләүне кем алырга хаклы - «Татар-информ» материалында.

Эшче 28 көн ял итәргә тиеш. Өстәвенә, отпускларның берсе 14 көннән дә ким булмаска тиеш, ә калганын кеше үзе теләгәнчә бүләргә хокуклы. Әгәр дә хезмәткәрнең  файдаланылмаган ял көннәре калган булса, аларны киләсе елга күчерергә яки компенсация түләргә мөмкиннәр.

Компенсацияне хезмәткәр эштән киткәндә  ала, чөнки соңыннан ул аларны ял итә алмаячак.  Шулай ук файдаланылмаган отпускның аз көннәрен дә компенсацияләргә мөмкин, әмма бу мәсьәлә эш бирүче белән килешү буенча хәл ителә. 

Файдаланылмаган ялның түләвен авырлы хатын-кызларга, балигъ булмаган хезмәткәрләргә, шулай ук зарарлы яки куркыныч хезмәт шартлары булган предприятиеләрдә хезмәт куючыларга алыштырырга ярамый.

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев