Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Яңа электр поездлары йөри башлый

12 майдан Казан – Ижау – Казан юнәлешендә ике заманча поезд эшли башлаячак. Алар бүген кулланылышта булган, 2000 нче еллар башында чыгарылган поездларны алыштырыр дип көтелә.

Яңа поездлар куркынычсызлык һәм уңайлылык өлкәсендә сизелерлек үзгәрешләр тәкъдим итә.  Поезд эчендәге мохит  яңача оештырылган. Пассажирлар өчен эргономик утыргычлар, өстәлләр, багаж өчен махсус урыннар каралган. Велосипедлар урнаштыру мөмкинлеге дә тудырылган. Санлы технологияләр куллану да игътибар үзәгендә: USB-разъемнар, мультимедиа системалары, фильм карау өчен мониторлар – болар барысы да юл вакытын файдалырак һәм кызыклырак итүгә юнәлтелгән. Кайбер вагоннарда балалар зонасы булдыру каралган. Шулай ук пассажирлар өчен бар зонасы эшләячәк, анда кайнар эчемлекләр тәкъдим ителәчәк.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә шартлар яхшыртыла. Поездларда махсус күтәргечләр, ә ишек төбендә түбән платформаларга туры килә торган өстәмә баскычлар урнаштырылган. 

Чыганак: татаринформ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев