Ту-214 пассажир самолетының беренче очышы штат режимында узды, дип хәбәр итә «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» матбугат хезмәте.
"Күптән түгел беренче тапкыр Ту-214 очып китте. Сүз уңаеннан, самолет тулысынча илебезнең берләшкән авиатөзелеш корпорациясе заводында төзелгән ", - диелә хәбәрдә.
Беренче очыш 1 сәгать 10 минут дәвам итте һәм штат режимында узды. Элегрәк Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводын модернизацияләү турында сөйләде. Аның сүзләренчә, 2026 елда предприятие өч Ту-214 самолетын ясап чыгарырга тиеш.
Чыганак: татаринформ
Нет комментариев