Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова белән берлектә, районның “Хуҗалык - экспулатация конторасы”нда (ХЭК) булды, оешманың эшчәнлеге, аның переспектив эш планнары һәм автобуслар паркы белән танышты.
Аларны оешма буйлап “Хуҗалык - эксплуатация конторасы”ның яңа гына билгеләнгән җитәкчесе Зөлфәт Абдуллин озата йөрде.
Шунысы куанычлы, 6 август көнне, хуҗалыкның автобус паркы тагын икегә артты. Яңа “Газель” автобусларына 22 бала утырып йөри ала. Яңа автобусларда Олы Мәтәскә һәм Теләче урта мәктәбендә белем алучы балаларны йөртү планлаштырыла.
Бу көнне Кукмарада Татастанның 20 районына 57 мәктәп автобусы тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге уңайдан, районыбыз җитәкчелеге, әти-әниләр һәм балалар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка чиксез рәхмәтен белдерә.
-
Иске автобуслар исәптән төшереләчәк. Автобуслар шоферлар белән комплектлаштырылган. Хәзер йөртүчеләр алдында автобусларга техник карау үткәрү бурычы тора, - дип белдерде Зөлфәт Зөфәр улы.
Фәнил Гаязов.
Нет комментариев