Яр Чаллы шәһәре халкы 20 ноябрь кичендә метеорит төшү шаһиты булды. Астрономия күренеше домофоннар камералары тарафыннан теркәлгән, кадрларны KP.RU бастырган.
Видеодан күренгәнчә, җирле вакыт буенча 17:39 да күк җисеме Җир атмосферасының тыгыз катламнарында янган, күктә якты эз калдырган. Шаһитлар сүзләренчә, алар бернинди тавыш та ишетмәгәннәр.
Энгельгардт исемендәге обсерватория директоры, профессор Юрий Нефедьев билгеләп үткәнчә, бу торак пункт өчен шактый сирәк күренеш - күк җисемнәренең күпчелеге күренми кала.
Чыганак: https://rg.ru
Нет комментариев