Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук инвалидлар өчен махсус тернәкләндерү үзәге булдыру буенча эш алып барыла. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин ТНВда «7 көн» программасының «7 минут эчендә 7 сорау» рубрикасында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, үзәкне урнаштыру өчен шифаханәләр тапшырылган, аларны заманча таләпләргә туры китерергә кирәк.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев