Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Депутат Николай Бызинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды

Яшел Үзәндә шәһәр Советы депутаты Николай Бызинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды.

Татарстан прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, әлеге карар коррупциягә каршы законнарны бозган өчен депутатка ышанычны югалтуга бәйле рәвештә кабул ителгән. 

Прокуратура билгеләп үткәнчә, Бызин Якты Күл бистәсендә, гомуми бәясе 1,4 миллион сумнан артык булган дүрт җир кишәрлеге рәвешендә, ришвәт алган. Соңыннан ул Якты Күлне Ивановское авылы белән тоташтыручы юлны муниципаль милеккә тапшыруга ярдәм иткән.

Чыганак: вести татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев