Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында яшүсмергә комендант сәгатен бозган өчен нәрсәләр янавы турында искә төшерделәр.
Ведомство хәбәр иткәнчә, Түбән Камада узган атна эчендә 12 яшүсмер 23:00 сәгатьтән соң олылардан башка урамга чыккан өчен полиция бүлегенә эләккән. Аларның әти-әниләренә штраф салганнар, ә хокук бозулар турындагы беркетмәләрне балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенә җибәргәннәр.
"Балаларның төнлә караучысыз калуы җитди куркынычлар тудыра. Яшүсмерләр җинаять кылырга яки аларның корбаны булырга мөмкин", - дип кисәтәләр Эчке эшләр министрлыгында.
Төнлә олыларсыз йөрүче балалар турында 102 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Чыганак:татаринформ.
Нет комментариев