Яшүсмер питбайкта әйләнгән
Күптән түгел, кичке якта, Төбәк-Чокырча белән Яңасала авыллары арасындагы машина юлыннан 15 метр читтә, кырда юл-транспорт һәлакәте була.
2009 елгы питбайк йөртүче Каенсар авылыннан Айванга таба барганда газ үткәргеч баганасына килеп бәрелә һәм әйләнә. Йөртүченең мотошлемы, транспорт чарасы йөртергә хокук биргән таныклыгы да булмый. Нәтиҗәдә, ул Арча үзәк хастаханәсенә озатыла.
Хөрмәтле әти-әниләр, питбайклар һәм башка мототранспорт руле артына утырган балалар катнашында юл һәлакәтләре еш очрап тора. Исегезгә төшерәбез – мототранспортка утыру машина белән идарә итү таныклыгы булган очракта гына рөхсәт ителә. Таныклыксыз кешегә биргән өчен 30 мең сум штраф. Балаларын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән өчен әти-әниләр җаваплылыкка тартылырга, ә балигъ булмаганнар балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеккә профилактик исәпкә куелырга мөмкин.
Чыганак: https://arskmedia
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев